Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өченче ел «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла. Исегезгә төшерәбез, узган ике ел эчендә Яр Чаллыда 219 ишегалды төзекләндерелде. Быел программага 119 ишегалды керде, 38ендә эшләр башланды инде. Программа кысаларында тротуарлар, керү юллары ремонтлана, заманча уен мәйданчыклары, эскәмияләр, урналар урнаштырыла. Урам яктырткычларын заманча энергия саклый торган җайланмаларга алыштыралар. Өстәмә машина урыннары булдыруга зур игътибар бирелә.

Кышкы вакытта шәһәр халкы белән план-схемаларны килештерү буенча эшләр башкарылды. «Соңгы вакытта актив халык саны сизелерлек артты. Алар территорияләрне төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен кертәләр. Бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмый. Ишегалларын реконструкцияләгәндә чаллылыларның барлык теләкләре исәпкә алына», - дип билгеләп үтте Фәрид Салахов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда республика программасы буенча өстенлекле төзекләндерү өчен 200 ишегалдыннан торган исемлек төзелә. Моның өчен Дәүләт хезмәтләрендә тавыш бирергә кирәк. 2023 елда яңартылачак ишегалларын 30 майга кадәр сайларга мөмкин. Быел Яр Чаллыда 2021 елда халык тарафыннан тавыш бирү кысаларында сайлап алынган һәм топ-200гә кергән 18 ишегалды төзекләндерелә. Чаллылылар ишегалларын төзекләндерү процессын үзләре тизләтә алдылар.

Пәнҗешәмбе, 12 май 2022, 16:49