Җомга, 11 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда санитар-экологик икеайлык кысаларында 29 өмә үткәрелде. Икеайлык башыннан бирле шәһәр территориясен җыештыруда 69 982 кеше, 3 681 оешма, шул исәптән шәһәрнең сәнәгать оешмалары, мәктәпкәчә, мәдәни учреждениеләр, гади халык, ТИҮ рәисләре, оешмалар, предприятиеләр, идарәче компанияләр, бакчачылык ширкәтләре, гараж кооперативлары һ.б. катнашты, 855 техника берәмлеге җәлеп ителде.

Учреждениеләр тарафыннан территорияләрне чүп-чардан җыештыру, агач кәүсәләрен агарту, агач һәм куакларны санитар кисү, күпьеллык үләннәр утырту, якын-тирә территорияне коры яфрактан чистарту, куакларны кисү, клумбаларда казу эшләре оештырылган иде.

Шәһәрне санитар чистарту чаралары барышында полигоннарга 66 043,9 кубометр көнкүреш калдыгы чыгарылган, 50 рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклаганнар һәм бетергәннәр.

Шәһәр территориясеннән тәгәрмәч резиналары җыю буенча зур эш башкарылды. Санитар-экологик икеайлык чорында 315 тонна чыгарылган – бу 10 423 данә тәгәрмәч резинасы.

Язгы чорда Яр Чаллыда төрле токым 5 039 агач һәм куак үсентесе утыртылды.

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында шәһәр мэры, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Шәһәр һәм Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә Хәсән Туфан проспектында 200 нарат үсентесе утырттылар.

Яр Чаллы «Экояз-2022» республика акциясендә икенче урынны яулады. Шәһәргә кубок, диплом һәм балалар өчен уен мәйданчыгына сертификат тапшырылды.

Дүшәмбе, 6 июнь 2022, 08:18