Аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаевтан Йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонт эшләренең барышы белән кызыксынды: «Без җәй ахырына – көз башына Б блогы авыруларны кабул итү өчен әзер булырга тиеш дип килештек. Сроклар билгеләнгән, эшне башлау өчен финанслау бар. Гражданнар һәм шәһәр халкы өчен бу объект мөһим һәм кирәкле. Планлаштырылган барлык эшләрне дә дәвам итәбез. Көз көне нинди вәзгыять булачагын белмибез, без әзер булырга тиеш», – дип билгеләп үтте ул.
Әйтергә кирәк, пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 17 292 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 329,14 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 18,4%ка кимрәк.
«Узган атна белән чагыштырганда, бу атнада 15 очракка күбрәк, барлыгы 77», – дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.
Хәзерге вакытта шәһәрдә бер провизор госпитале – Йогышлы авырулар хастаханәсе эшли. Беренче компонент вакцинаны – 296 921, икенче компонентны – 228 141 кеше ясаткан.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 июнь 2022, 09:49