Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев бүген матбугат конференциясе барышында Замелекесье белән ГЭС поселогына тоташтырачак яңа трамвай тармагы ике этапта төзеләчәген хәбәр итте. Хәзерге вакытта масштаблы проектны финанслау чыганагы билгеләнә. Трамвай тармагының беренче этабы Яр Чаллы проспекты борылышыннан Сарман трактына кадәр Фоменко проспекты буенча беренче автомобиль юлы боҗрасына кадәр узачак, озынлыгы 10 км 228 м тәшкил итә. Проект буенча яңа трамвай юллары Сарман тракты, Фоменко проспекты, Казан проспекты буенча Муса Җәлил проспектына чыгачак. "Замекесьеда 60 меңгә кадәр кеше яшәячәк, кулай транспорт белән тәэмин итәргә кирәк, трамвай барлык таләпләргә дә җавап бирә", – дип шәрехләде Илья Зуев.

Икенче этап дәүләт экспертизасында, юлның озынлыгы 3 километрдан артык булачак. Әлеге объект төзелеше Замелекесь, ЗЯБ бистәсе, Сидоровка, ГЭС һәм шәһәрнең яңа өлешендә яшәүчеләр өчен транспорт мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

Җомга, 18 ноябрь 2022, 10:49