Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

30 ноябрьдә «Беренче курс студенты көне-2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты була. Ул "Энергетик" мәдәният сараенда узачак. Катнашучылар арасында сайлап алу турлары тәмамланды. Гариза кампаниясе кысаларында оештыру комитетына 143 гариза кергән. «Музыка» юнәлешендә 70 гариза, «Хореография»дә – 29, «Театр» жанрында – 12 гариза, «Журналистика/блог» – 29 гариза, шулай ук «Оригиналь жанр» буенча 3 гариза бирелгән.

Жюри коллегиясе эше нәтиҗәләре буенча 19 номер гала-концерт программасына сайлап алынды. Билетларны монда сатып алырга мөмкин.

Чәршәмбе, 23 ноябрь 2022, 11:28