Дөньяда беренче иммерсив күчмә күргәзмә «Җиңү поезды» Яр Чаллыга килеп җитте. Шәһәр халкы 14 мартка кадәр Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган уникаль экспозицияне күрә алачак. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев күргәзмәне шәхсән барып күрде һәм тәэсирләре белән уртаклашты. Ул проектның яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм Бөек Ватан сугышы турында тарихи хәтерне саклау өчен әһәмиятен билгеләп үтте:
«Бу матур проектны оештыручыларга – Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия тимер юллары компаниясенә рәхмәт сүзләре. Өлкәннәргә дә, балаларга да килергә һәм илебез тарихына, аның 1941-1945 еллардагы кайгылы битләренә чумарга киңәш итәм – 1945 елның маендагы Җиңү нинди бәягә яуланды. Без тарихтан барыбыз да беләбез: 27 миллионнан артык кеше гомере Җиңүебез өчен корбан ителде. Мәгълүм гыйбарә бар: кем үткәнне хәтерләми, аның киләчәге юк. Бу матур «Җиңү поезды» проекты – үз тарихыңны белергә кирәклеген раслаучы дәлил. Мин бөтен экспозицияне карадым. Кайбер мизгелләр бик көчле эмоцияләр уята, күзләргә яшь килә».

Заманча технологияләрнең үткәнне яңартуга ярдәм итүе аеруча сокландыра. Тарих дәреслек юллары булудан туктый һәм җанлана. Мондый проектлар буыннарны берләштерә һәм Бөек Җиңү турында хәтерне яшь буынга тапшырырга ярдәм итә.
Барлык ун тема Лидия исемле кызның язмышы белән бәйләнгән; килүчеләр аның белән бергә сугышка кадәрге еллардан фашистлар Германиясе өстеннән җиңүгә һәм туган якка кайтуга кадәр юл уза. Лидияне РФ атказанган артисткасы Екатерина Гусева тавышландыра.
Экспозициядә хәрбиләрнең һәм гражданнарның реалистик буй фигуралары, күләмле тавыш, мультимедия өслекләре кулланылган. Проектны РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Россия тимер юллары ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте гамәлгә ашыра.
Шәхси экскурсиягә эләгә алмаучылар өчен рәсми сайтта 360 градус форматында тулы кыйммәтле 3D-тур мөмкинлеге бар – ул илнең теләсә кайсы ноктасыннан вагоннар буйлап онлайн узарга һәм экспозицияне җентекләп карарга мөмкинлек бирә.

Экскурсия «Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерүче мәгълүматтан яклау турында»гы Федераль законга ярашлы, күргәзмәгә 12+ яшь чикләве куелган.

Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 март 2026, 18:00



