Мы в социальных сетях

Описание:

«Заман» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе

«Заман» яшьләр үзәге 1997 елның 26 сентябреннән эшли.

«Заман» яшьләр үзәге – Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләрендә яшьләр оешмаларын координацияләүче эшче яшьләр үзәге.

Үзәк тармак, шәһәр, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәләрендәге чараларны оештыруга инициатива күрсәтә һәм үткәрә. Эшчәнлегенең бер тармагы булып яшьләр эшмәкәрлеген үстерү тора. Моннан тыш, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең клуб һәм берләшмәләрдәге мәшгульлеген тәэмин итеп, эшне аларның яшәү урыннарында алып бара.

«Заман» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

- «Яр Чаллы шәһәре предприятие һәм оешмаларының Яшьләр советы» җирле иҗтимагый оешмасына ярдәм күрсәтү https://vk.com/smpio;

- «Яшь эшмәкәрләр ассоциациясе» клуб берләшмәсенә ярдәм күрсәтү https://vk.com/anp_chelny;

- профориентация эше;

- яшьләр мохитендә хокук бозуларны профилактикалау һәм тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләү;

- яшь гаиләләр белән эшләү;

- яшьләр үзәгенең клуб берләшмәләре эшчәнлеген оештыру (психологик, спорт, социаль, иҗади);

- концерт һәм тематик программалар, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен чаралар оештыру һәм үткәрү;

- конкурсларда катнашу, шулай ук грантлар алу өчен булган конкурсларда катнашу;

- балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру (төрле юнәлештәге профильле сменалар оештыру һәм үткәрү);

 «Заман» яшьләр үзәге проектлары:

- Эшче яшьләр спартакиадасы;

- Эшче яшьләр КВНы;

- Эшче яшьләр арасында Престиж кубогына интеллектуаль уеннар;

- Профориентация проектлары: «Таныш булыгыз – профессионаллар!», «Киләчәккә энергия»;

 - Эшче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Хәтер» иҗат фестивале;

- Ел саен үткәрелә торган «ТКХ өлкәсенең иң яхшы яшь хезмәткәре» конкурсы;

- Яңа эшли башлаган эшмәкәрләр өчен түләүсез белем бирү мәктәбе;

- Ел саен үткәрелә торган «Автокаланың яшь эшмәкәре» конкурсы;

- «Әнием мохите» социаль проекты

- Күргәзмә (музей, КАМАЗның беренче төзүчеләренә багышлана).

Почта адресы: zamanclub@rambler.ru

Сайт: http://10most.ru/

Контакттагы төркеме: https://vk.com/zamanclub 

Юридик адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Чәчәкле бульвары, 1А  (20/07А) йорты.

Сөембикә проспекты буенча «Театральная» тукталышына кадәр; 

Тынычлык проспекты буенча «Шахмат-шашка клубы» тукталышына кадәр;

 Автозавод проспекты буенча «Спортманеж» тукталышына кадәр барасы.

Телефон, факс: 8(5552) 57-08-70; 8(5552) 57-15-59

Директор: Кузнецова Анна Олеговна

Директор урынбасары: Гыйльфанов Рамил Камил улы

Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары: Юлуев Фәрит Әхмәт улы

Баш бухгалтер: Асарова Гүзәл Васил кызы


Хезмәткәрләр:

«Заман» яшьләр үзәге» МАУның норматив документлары


Четверг, 8 февраля 2024, 16:24