Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» ДАСХКУ

Үзәкнең миссиясе: инвалидларның социаль статусын элекке хәленә кайтару, социаль-һөнәри эшчәнлеккә карата югалган сәләтләрен компенсацияләү максатында, аларның комплекслы, күппрофильле тернәкләндерүен үткәрү.

Үзәкнең тарихы: «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге» 1995 елда ачыла һәм ул Яр Чаллы шәһәрендә социаль хезмәт күрсәтә торган учреждениеләр арасында беренчеләрдән санала. Үз эшчәнлеге чорында Үзәк бик күп үзгәрешләр һәм яңарышлар кичерә, ләкин аның тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе – ТР Социаль яклау министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәре хакимияте ярдәме белән 2006-2007 елларда Евросоюзның «Идел буе федераль округында инвалидларны социаль интеграцияләү» проектында катнашуы. Әлеге проект учреждение базасында Европа һәм Россия тернәкләндерү үзәкләре тәҗрибәсен кулланып, «Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидларны тернәкләндерү үзәге моделе» булдырырга мөмкинлек бирде. Инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру проектның мөһим өлеше булды. 2011-2012 елларда «Уңайлы мохит» программасында катнашу терәк-хәрәкәт аппараты бозылган затлар өчен каршылыксыз мохит шартларын яхшырту гына түгел, күрү һәм ишетү сәләте бозылган инвалидлар өчен уңайлы мохит проблемасын да хәл итү мөмкинлеге бирде.

Эшчәнлек юнәлешләре:

Социаль-медицина тернәкләндерүе:

·Организмның югалган функцияләрен элекке хәленә кайтару (компенсация);

·Өзлегүләрне һәм рецидивларны кисәтү, авыр функциональ хәрәкәтләр бозылуны профилактикалау

Социаль - көнкүреш адаптациясе:

·Махсус җиһазландырылган «Фатир моделе» шартларында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм продуктив эшчәнлек күнекмәләрен үтәүнең яраклаштырылган ысулларына өйрәтү;

Техник тернәкләндерү чараларын сайлауда ярдәм;

 Инвалидның ихтыяҗлары нигезендә торак шартларын, эш урынын яраклаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр.

Социаль-мохит юнәлеше:

·Социаль-мохит юнәлеше бирү эшчәнлекнең когнитив, социо-мәдәни, рухи аспектын коррекцияләүгә юнәлдерелгән.

Һөнәри юнәлеш:

 Һөнәри өлкәдә инвалидларның хезмәт потенциалын һәм мөмкинлекләрен бәяләү;

 һөнәр сайлауда ярдәм;

Тернәкләндерү курсының дәвамлылыгы:

Медик-социаль һәм социаль тернәкләндерү буенча чаралар, бер курс – 15 көн.

Үзәкнең куәте:

Үзәк бер көндә 50 кеше булуга исәпләнгән. Хезмәтләрнең 2 формасы каралган: ярымстационар форма –37 урын; стационар форма –12 урын.

Биредә елына уртача комплекслы тернәкләндерү хезмәтеннән 700 дән артык кеше файдалана ала.

Үзәк белгечләре:

Күпьеллык эшчәнлек алып баручы Үзәктә югары квалификацияле белгечләр коллективы барлыкка килгән: социаль-медицина тернәкләндерүе бүлеге мөдире, табиб-терапевт, табиб-травматолог-ортопед, өлкән шәфкать туташы, физиотерапия буенча шәфкать туташы, массаж буенча шәфкать туташы, шәфкать туташы, дәвалау физкультурасы буенча инструктор, социаль адаптация бүлеге мөдире, социаль эш буенча белгеч, комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч, психолог, хезмәт буенча инструкторлар.

Үзәкнең структурасы:

Социаль-медицина тернәкләндерүе бүлеге:

Индивидуаль һәм төркемле дәресләр өчен дәвалау физкультурасы залы механотерапия өчен техник чаралар, тернәкләндерү җиһазлары: вертикальләштерү һәм «Имитрон» йөреше өчен тренажерлар, динамик параподиум, аяк-куллар өчен SE 1000 тернәкләндерү тренажерлары, «Viva2» мотомеды, тернәкләндерү велосипедлары, блоклы тренажерлар, велоэргометрлар, тредмил, велоэлипсоид, көч тренажерлары,  КС-500, «Стабилан» стабплатформасы арка тренажерлары һәм башкалар белән җиһазландырылган.

Физиотерапия кабинеты магнитотерапия, ультратавыш терапиясе, дарсонваль-терапия, парафин-озокерит, коры углекислоталы ванна һәм башка дәвалар үткәрү өчен җиһазлар белән җиһазландырылган.

Бүлектә массаж һәм процедура кабинетлары, галотерапия өчен «Тозлы бүлмә» кабинеты бар.

Социаль адаптация бүлеге:

Бүлектә фатирның укыту модуле урнаштырылган, ул инвалидның ихтыяҗларын исәпкә алып җиһазландырылган һәм эрготерапия белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән.

Компьютер классы, аяк киемнәре остаханәсе, шулай ук арт-студия җиһазландырылган, анда социаль хезмәттән файдаланучылар тозлы камырдан, бисердан эшләнмәләр ясау һәм башка күнекмәләр ала. Психологик коррекция кабинеты бар (комплекслы диагностика нигезендә психолог тернәкләндерү барышында килеп чыга торган кыенлыкларны, аларның психологик сәбәпләрен ачыклый, аларны бетерү һәм булдырмау буенча киңәшләр әзерли, шулай ук социаль хезмәттән файдаланучыларга һәм аларның туганнарына адреслы психологик ярдәм күрсәтә).

Психокоррекция мөмкинлекләре өйрәнелә торган сенсорлы бүлмәдә индивидуаль һәм төркемле коррекция дәресләре уза.

Актив ял итү өчен Үзәктә бильярд, өстәл теннисы, спорт мәйданчыгы бар.

Медицина тернәкләндерүендә кулланыла торган технологияләр:

·Кондуктив терапия алымы;

·Медик-кондуктив тернәкләндерүдә кинезотерапия;

·Механотерапевтик приборлар куллану ысулы белән тернәкләндерү;

·Контрактураларны профилактикалау өчен аппарат дәвалау физкультурасы алымы;

·Йөрү коррекциясе алымы;

·Вертикальләштерү алымы;

·Сулыш алу гимнастикасы;

·Физик йөкләнешләргә толерантлыкны арттыру өчен сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары системалары күнегүләре;

 Өй күнегүләре программасы;

 Физиотерапия;

Дарулар ярдәмендә тернәкләндерү.

Социаль тернәкләндерү бүлеге:

Социаль тернәкләндерү:

 Эрготерапия методикаларын кулланып, махсус җиһазландырылган кухня модуле, ванна бүлмәсе шартларында тернәкләндерүнең техник чараларыннан файдаланып, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен (киенү/чишенү, шәхси гигиена, туклану) башкаруның яраклаштырылган ысулларына өйрәтү.

·Көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүнең яраклаштырылган ысулларына өйрәтү (кухняда продуктив эшчәнлек, фатирны җыештыру, йозакларны бикләү, йорт приборлары краннарын ябу, телефоннан файдалану, язарга өйрәтү).

Когнитив функцияләрне кире кайтару;

Психологик ярдәм һәм шәхесне коррекцияләү;

 Мәдәният, сәнгать, сәнгать иҗаты чаралары аша тернәкләндерү, рекреацион һәм анимация терапиясе;

Кулланыла торган җиһазлар

Дәвалау физкультурасы залы механотерапия өчен техник чаралар, тернәкләндерү җиһазлары: вертикальләштерү һәм «Имитрон» йөреше өчен тренажерлар, динамик параподиум, аяк-куллар өчен    SE 1000 тернәкләндерү тренажерлары, «Viva2» мотомеды, тернәкләндерү велосипедлары, блоклы тренажерлар, велоэргометрлар, тредмил, велоэлипсоид, көч тренажеры, «Стабилан» стаблатформасы һәм башкалар белән җиһазландырылган.

Физиотерапия кабинеты магнитотерапия үткәрү өчен «Алмаг – 02», УЗТ ультратавышлы терапия, «Искра» дарсонваль-терапиясе, парафин-озокерит, коры углекислоталы ванна дәвалары, «Мильта» магнитолазер терапиясе аппараты, «Биоптрон» яктылык терапиясе, «Амплипульс» аппараты һәм башкалар белән җиһазландырылган.

Галотерапия сеансларын үткәрү өчен «Тозлы бүлмә» булдырылган.

Эрготерапия кабинетында куллар өчен «Дон» тернәкләндерү тренажеры, язарга өйрәтү өчен әсбаплар, җайлаштырылган кухня приборлары, ванна өчен җайланмалар: ванна өчен әйләнә торган утыргыч, ванна өчен «Зәңгәр дулкын» кәнәфие, унитаз өчен терәк, баш юу җайланмасы, күтәртү җайланмасы бар.

Компьютер классы: компьютер, яраклаштырылган клавиатура, магнитлы такта.

Актлар залы: проектор, интерактив такта.

Сенсорлы бүлмә: куыклы яктылык трубкасы, төсле проектор, эффект тәгәрмәчләре, тактиль панель, «Кәеф» панеле, фиброоптик җепселләр, аромотерапия аппараты, музыкаль үзәк.



Среда, 31 января 2024, 11:41