Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе регламентлана:

• Россия Федерациясе Конституциясе (2 бүлек. Кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре).

• «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Федераль законы

• «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы ТР Законы

Электрон рәвештә җибәрелгән мөрәҗәгать авторларының персональ мәгълүматлары турындагы мәгълүмат персональ мәгълүматлар турында Россия законнары таләпләрен үтәп саклана һәм эшкәртелә.

Гражданның язма мөрәҗәгатендә түбәндәгеләр булырга тиеш:

• дәүләт органы яисә җирле үзидарә органының исеме, мөрәҗәгать җибәрелгән вазыйфаи затның фамилиясе, исеме, атасының исеме яки аның вазыйфасы;

• мөрәҗәгать җибәрә торган гражданның фамилиясе, исеме, атасының исеме, аңа җавап җибәрелергә тиешле почта адресы;

• мөрәҗәгатьнең асылын бәян итү;

• гражданның шәхси имзасы (мөрәҗәгать кәгазьдә җибәрелгән очракта) һәм дата.

Әгәр мөрәҗәгать электрон почта аша җибәрелгән булса, гражданның электрон почта адресы булырга тиеш. Почта яки электрон адрес күрсәтелмәгән мөрәҗәгатькә җавап бирелми.

Гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре өчен адрес:

ТР Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары, 11 йорт

Үзәк районы хакимиятенең эш графигы:

дүшәмбе - җомга 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял вакыты 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.

Гражданнар тиешле инстанцияләргә язмача да, телдән дә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Гражданның телдән мөрәҗәгате Үзәк районы хакимияте Башлыгы алып барган шәхси кабул итү вакытында бирелә. Әгәр бәян ителгән фактлар һәм хәлләр чынлыкта дөрес һәм аларны өстәмә тикшерү таләп ителми, гражданның шәхесе билгеле икән, мөрәҗәгатькә телдән җавап бирелә. Кайбер очракларда, җавап бирү өчен белешмәләр алуга вакыт кирәк булганда, гражданга язмача җавап бирәләр.

Шәхси кабул итү

Гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итүне Үзәк районы хакимияте Башлыгы Фәттахов Эдуард Рафаил улы, һәр сишәмбе көнне Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары, 11 йорт, 301 кабинет (кабул итү бүлмәсе) адресы буенча 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр алып бара, алдан язылу өчен телефон: 47-55-33.



Вторник, 16 января 2024, 13:33