Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

 «ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы

Иҗтимагый советларның «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы - 2022» Республика конкурсына йомгак ясалды. Шәһәрнең Иҗтимагый советы ел саен үткәрелә торган  әлеге конкурсның «Муниципаль берәмлектәге иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыручы» номинациясендә катнаша. Быел ул бу номинациядә икенче урынны алды.

 

Ачык хисап

2024 елның 24 гыйнварында Иҗтимагый совет утырышында «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елда мәдәният, мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында хисап» ачык хисабы иҗтимагый фикер алышуларга чыгарылды. Иҗтимагый совет карары белән хисап хупланды һәм ЦЭСИ ДБУга килештерүгә җибәрелде.

«ТР муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы

2024 елның 4 гыйнварында Иҗтимагый совет утырышында Иҗтимагый советларның «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы - 2023»  Республика конкурсы материаллары карап тикшерелде. Шәһәрнең Иҗтимагый советы ел саен үткәрелә торган  әлеге конкурсның «Муниципаль берәмлектәге иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыручы» номинациясендә катнаша.



Среда, 20 марта 2024, 10:53