Мы в социальных сетях

Торакны гражданнар милкенә бирү өчен документлар исемлеге:

1. Әлеге торакка ордер, ордерның күчермәсе.

2. Яшәү урыныннан гаилә составы турында белешмә. Анда ордерда язылган барлык гаилә әгъзалары кертелгән, аларның теркәлү һәм исәптән төшү даталары күрсәтелгән булырга тиеш.

3. Яңа үрнәктәге паспорт (14 яшь) – төп нөсхә һәм күчермә.

4. Туу турында таныклык (14 яшькә кадәр) – төп нөсхә һәм күчермә.

5. Торакның техник паспорты (ГЭС бистәсе, 4/2-1 – ТИБ (БТИ) Техплан – 2012 елдан.

6. Язылышу, аерылышу, үлем турында (кирәк очракларда) таныклык күчермәләре.

7. Яшәү урынын алмаштырган очракта (1991 елның июненнән) түбәндәге документлар кирәк:

- элекке яшәү урыныннан 1991 елның июненнән яшәү чоры күрсәтелгән белешмә;

- элек (1991 елның июненнән) торакны приватизацияләүдә катнашмавыгызны раслаучы белешмә (Яр Чаллы (ГЭС бистәсе, 4/2-1) һәм башка шәһәрләрнең Техник инвентаризацияләү бюроларында).

Кирәк очракларда – опека һәм попечительлек органы документы.

Документлар тапшырганда 14 яше тулган барлык гаилә әгъзаларының да катнашуы кирәк.

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы Хакимиятендә торакны гражданнар милкенә бирү өчен документлар: Муса Җәлил проспекты, 56 (8/7А) нчы йортның 357 нче кабинетында кабул ителә, элемтә телефоны: 70-45-46.

Эш графигы: сишәмбе – чәршәмбе 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр


Пятница, 23 декабря 2016, 16:05