Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Идарә функцияләре:

1) шәһәр бюджеты проектын әзерләү өлешендә шәһәрнең социаль-икътисадый үсешен анализлау эшендә катнаша;

2) шәһәр бюджетының керемнәр өлешен планлаштыру һәм финанс ресурсларына ихтыяҗны билгеләү өлешендә шәһәр икътисады үсешен прогнозлауны төзү эшендә катнаша;

3) муниципаль финанс сәясәтен озак сроклы стратегик планлаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләүне гамәлгә ашыра;

4) шәһәр бюджетын планлаштыруны оештыра;

5) шәһәр бюджеты проектын формалаштыра һәм аның үтәлешен оештыра;

6) шәһәр бюджеты проекты һәм бюджет үтәлеше турында хисап ясап, аны Шәһәр Советына раслауга тапшыруны тәэмин итә;

7) муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан оешмалардан, аларның оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, шәһәр бюджеты проектын төзү өчен кирәкле мәгълүматларны соратып ала һәм җыя;

8) Россия Федерациясе Финанс министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча салым һәм салым булмаган түләүләр өлешендә шәһәр бюджетына кергән керемнәрнең көндәлек исәбен алып бара;

9) шәһәрнең агымдагы финанс елында керем алу планын квартал һәм айлар буенча бүлеп төзи һәм раслый;

10) керемнәр буенча касса планын төзи, раслый һәм аны шәһәр бюджеты керем администраторларына җиткерә;

11) шәһәр бюджетына керемнәр керүен исәпкә алып бюджет билгеләнешенә төзәтмәләр кертә;

12) зур суммада түләүчеләрнең керем төрләре буенча айлык мониторинг алып бара;

13) салым һәм салым булмаган түләүләр өлешендә керемнәрнең фактта керүен анализлый, планлы билгеләнештән тайпылу сәбәпләрен ачыклый;

14) шәһәр бюджетына керәчәк керемнәрнең прогнозын төзи, исәп-хисаплар ясый, аларны Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, шәһәр бюджеты керемнәре баш администраторларының (администраторлары) прогноз күрсәткечләре белән чагыштыра;

15) шәһәр бюджеты проектын төзү өчен шәһәр бюджетына кергән прогнозлы керемнәрнең гомуми хисабын формалаштыра;

16) шәһәр бюджетының тупланма бюджеты исемлеген төзи һәм исәбен ала;

17) чыгымнар буенча шәһәр бюджеты үтәлешенең касса планын төзи һәм аңа төгәллек кертә;

18) бюджет акчаларын төп бүлүчеләр, бүлүчеләр һәм алучылар өчен бюджет йөкләмәләре лимитларын билгели;

19) муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр тарафыннан күрсәтелә һәм үтәлә торган хезмәтләргә һәм эшләргә тарифларны көйләү эшендә катнаша;

20) муниципаль казна учреждениеләре эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүне һәм бюджет һәм автономияле муниципаль учреждениеләр тарафыннан муниципаль йөкләмәләрнең үтәлешен финанс яктан тәэмин итүне тормышка ашыра, шулай ук муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуны гамәлгә ашыра;

21) муниципаль учреждение һәм муниципаль унитар предприятие саналмаган юридик затларга шәһәр бюджетыннан бюджет инвестицияләре бирү эшендә катнаша;

22) муниципаль берәмлекнең чыгым йөкләмәләрен үтәүне оештыра;

23) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең чыгым йөкләмәләре реестрын алып бара;

24) шәһәр бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирә;

25) җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль учреждениеләрдә хезмәткә түләү системасын җайга салуда катнаша;

26) шәһәр бюджеты үтәлеше турында айлык, кварталлык, еллык хисап ясап аны Башкарма комитет Җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тапшыра;

27) шәһәр бюджеты керемнәре һәм чыгымнарының оператив үтәлеше турында айлык мәгълүматны, шәһәр бюджетының кредит бурычлары буенча мәгълүматны Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тапшыра;

28) шәһәр бюджетына кергән керемнәрнең төрен һәм каян керүен ачыклау буенча хәбәрләрне, күрсәтмәләрне Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенә тапшыра;

29) шәһәр бюджеты алдында акча йөкләмәләре буенча бурычларны исәптән чыгару буенча документлар әзерли;

30) муниципаль үзләштерүләрне гамәлгә ашыра, муниципаль гарантияләр бирә;

31) муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру өлкәсендәге сәясәтне тормышка ашыра;

32) шәһәрнең муниципаль бурыч йөкләмәләрен Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән тәртиптә алып баруны тәэмин итә;

33) түбәндәге хисапларны тапшыра:

- муниципаль бурыч турында, ТР Финанс министрлыгына хисап бирүдән соң килгән һәр айның 5 нче числосына кадәр;

- шәһәр бюджеты акчаларыннан бирелгән кредитлар буенча, ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаментына хисап бирүдән соң килгән һәр кварталның 15 нче числосына кадәр;

- алынган һәм түләнеп беткән кредитлар, бирелгән һәм түләнеп беткән муниципаль гарантияләр буенча Контроль-хисап палатасына хисап бирүдән соң килгән һәр айның 15 нче числосына кадәр;

- муниципаль гарантияләр буенча, Башкарма комитетның бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык бүлегенә хисап бирүдән соң килгән һәр айның 15 нче числосына кадәр;

34) финанс һәм бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә Башкарма комитет тарафыннан төзелә торган килешү һәм килешенү проектларын эшли;

35) бюджет өлкәсендә муниципаль хокукый акт проектларын әзерли;

36) юридик затларга (дәүләт (муниципаль), учреждениеләргә субсидияләрдән кала), шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук физик затларга – товар (эш, хезмәт) җитештерүчеләргә Башкарма комитет карары нигезендә билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда субсидия бирү буенча документлар әзерли;

37) Шәһәр Советы карары нигезендә билгеләнгән тәртиптә шәһәр бюджеты проекты һәм аның үтәлеше турында хисап буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрә;

38) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең шәһәр бюджеты үтәлеше мәсьәләләре буенча бөтенроссия һәм (яки) республика конкурсларында катнашуын тәэмин итә;

39) эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыра;

40) товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында законнарда каралган вәкаләтләр чикләрендә муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендәге контрольне гамәлгә ашыра;

41) Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән тәртиптә, бюджет законнарын бозган өчен мәҗбүр итүнең бюджет чараларын куллану буенча тәкъдимнәр әзерли;

42) бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча муниципаль хокукый актларны бозган өчен җаваплылык турында тәкъдимнәр әзерли;

43) шәһәр бюджеты акчаларын түләтүгә мөрәҗәгать буенча суд актларын үтәтүне Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән срокларда тәэмин итә;

44) Башкарма комитет бурычлы саналган үтәтү кәгазьләренең реестрын алып бара;

45) Ведомствоара электрон документ әйләнеше системасында эшләү өчен кергән эш документларына, мөрәҗәгатьләргә, гражданнар һәм юридик затларның гаризаларына «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән срокларда идарә компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча җаваплар әзерли;

46) шәһәр бюджетын төзү һәм аны үтәү мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары белән берлектә эшли.

Идарә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары һәм муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне дә үти.

Понедельник, 1 февраля 2021, 09:30