Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында «ЭКОяз - 2018»конкурсы игълан ителде.

Ул: «Экомәктәп», «Экогаилә», «Экопредприятие», «Экоуку йорты» (югары уку йортлары өчен), «Экобакча» (балалар бакчалары өчен), «Экоҗәмгыять» (иҗтимагый экологик оешма, берләшмәләр өчен), «Экоүзәк» (шәһәр балалар  экология һәм биология үзәкләре өчен) номинацияләре буенча узачак.

Төбәк этабы 2018 елның 1 апреленнән 15 маена кадәр:«Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә» һәм «Иң яхшы предприятие» номинацияләре буенча үткәрелә. 

Конкурс кысаларында үткәреләчәк чаралар: территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту; флэшмоблар, кече архитектура формалары булдыру, агачлар утырту, сыерчык оялары ясау, экология дәресләре уздыру, каты көнкүреш калдыкларын аерып җыю, җырлар һәм шигырьләр иҗат итү, макулатура тапшыру, Татарстан Республикасының табигатенә, әйләнә-тирә мохиткә  саклык белән карау максатыннан экологик акцияләр һәм башка чаралар оештыру.

Катнашуга заявка биргәндә чараның актуальлеген (яңалыгы, максат һәм бурычларга туры килүе, нәтиҗәсе, масштабы), катнашучылар санын, активлыгын, җәмәгатьчелекне тартуны, матбугат чараларында яктыртылуын исәпкә алырга кирәк. Район турын уңышлы узган катнашучылар республика этабына узачак. Шулардан иң активлары Татарстан Республикасы  Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан бүләкләр алачак.

Тулырак мәгълүматны 8 843 267 68 11 телефоны аша белергә була.

ГаризаларныY.Shigapova@tatar.ru яки Olga.Artemeva1@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.


Шимбә, 12 май 2018, 15:53