Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэриядә Шәһәр Советы даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды. Анда иртәгә, 1 июньдә узачак Шәһәр Советы утырышында көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгару тәкъдим ителде.

Беренче мәсьәләне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Сәгыйдуллина атады. Ул 2018 елның  бюджеты турындагы Шәһәр Советы Карарына үзгәрешләр кертү һәм  2019 һәм 2020 еллар планы чорына кагыла.  

Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова, Шәһәр Советының 29.08.2013 елгы Карарының үз көчен югалтуын тану турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.  

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ЗЯБ бистәсендә төзелүче паркка Марат Бибишев исемен бирү тәкъдиме белән чыкты.

"Бу тәкъдимне тулысынча хуплыйм! Булачак драма театры – ул элеккеге төзүчеләрнең мәдәният йорты иде, аны Марат Шакирович Бибишев үз  инициативасы буенча проектлады һәм төзеде. Аның тирәсендәге парк шулай ук  Марат Шакирович җитәкләгән комбинатның төзүчеләр коллективы белән төзелгән. Ул безнең шәһәр өчен күп нәрсә эшләде, Яңа шәһәрне төзеп чыкты дияргә була, җаны белән автокала өчен янып яшәде”, – диде үз чыгышында депутат  Альберт Петров.

Шулай ук «Леруа Мерлен»  гипермаркеты янында урнашкан яңа трамвай тукталышын «60 комплекс» дип атау тәкъдиме кертелде.

Ахырда шәһәрнең Топонимика комиссиясе составына үзгәрешләр кертү фикере яңгырады. Татьяна Хайманның башка илгә күченүе һәм Комсомол районы башлыгы урынбасары Радик Вафинның муниципаль хезмәттән китүе сәбәпле, әлеге комиссия әгъзаларын шәһәрнең мактаулы гражданы Уел Хөсәеновка һәм  Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Руслан Кәбировка алмаштыру мәсьәләсе күтәрелде.  

Пәнҗешәмбе, 31 май 2018, 09:44