Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан мэрия  залында Яр Чаллы балалар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу узды. Чарада катнашучыларны шәһәр мэры белән беррәттән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сәламләде. Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Шәһәр Советы депутатлары Илшат Фәрдиев һәм Ленар Зарипов чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Ел саен мондый очрашулар вакытында “ Яр Чаллы шәһәре 1 нче номерлы Постының иң яхшы сакчысы” муниципаль бәйгесенең җиңүчеләрен билгелиләр. Бу елны әлеге мактаулы исемгә 20 укучы лаек булды. Алар Мәскәүнең Александровский бакчасындагы Билгесез солдат кабере янында Хәтер вахтасына басу бәхетенә иреште. Барлык чыгымнар да шәһәр бюджетыннан булачак.

Наил Мәһдиев балаларны сәламләде: " Бүген без иң яхшы Пост сакчыларын котлыйбыз.  Россиянең бер генә шәһәрендә дә бездәге кебек 1 нче Пост юк, дип ышандырып әйтә алам. Бер генә шәһәр дә үзенең Пост сакчыларын шундый изге җиргә  Мәскәү Кремленең Александровский бакчасына, 1 нче номерлы Постка җибәрми.  Безнең укучылар Президент полкының Мактаулы каравыл ротасы белән Хәтер вахтасын саклаячак. Кадерле балалар, сезгә, укытучыларыгызга  рәхмәт белдерәм. Сез бик кирәкле һәм мөһим эш белән шөгыльләнәсез!”

Чыгышын йомгаклап Наил Мәһдиев: ”Без барыбыз да -  балачак иленнән, ул безгә алга ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә”,  – дип ассызыклап үтте. Чаллының яшь активистларына мөрәҗәгать итеп шәһәр башлыгы:”Сезнең өчен шәһәребездә, күпмилләтле республикабызда яхшы перспективалар бар. Аларны күрә белергә кирәк, ә моның өчен белем алу зарур. Тырышыгыз, иң кыю идеяләрегезне тормышка ашырыгыз, көчле омтылышлы, максатчан булыгыз. Уңышлар сезгә!”, – диде.  

Шәһәр Башкарма комитеты карары белән 15 укучы икенче ел рәттән герой-шәһәрләргә бару мөмкинлеге белән бүләкләнә. Быел “2018 елның 1 нче номерлы Постының иң яхшы сакчысы” бәйгесе җиңүчеләре Минск һәм Брест шәһәрләренә юл тотачак.

Алга таба бүләкләү өчен Комсомол һәм Тукай районнары хәрби комиссары Дамир Вәлиев чакырылды. Ул «Доблесть Юнармии» II нче дәрәҗә медален «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик берләшмәсенең Яр Чаллы штабы башлыгы Сергей Пантелеевка тапшырды. 

Бүләккә шәһәр мэры Наил Мәһдиев та лаек булды.  Аңа «Доблесть Юнармии» I дәрәҗә медале тапшырылды.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов котлауларга кушылды һәм тормышта иң мөһиме тырышып эшләү, дип белдерде.  Җитәкче Чаллы укучыларына уңышлар теләде, ә өлкән буынга һәрвакыт яшьләргә ярдәм итәргә, алар белән тәҗрибә уртаклашырга дигән нәсыйхәт бирде.

Шәһәр Укучылар Советы эшчәнлеге белән аның спикеры Регина Хәммәтҗанова таныштырды.

Соңыннан укучылар җитәкчеләргә сораулар биреп, фикер алыштылар.  Наил Мәһдиев һәм Рафис Борһанов яшь депутатларның барлык сорауларына да җавап биргәч, алар белән бергәләп  фотога төштеләр.

Җомга, 1 июнь 2018, 17:04