Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалага Анападан  делегация килде. Шул уңайдан сәүдә-сәнәгать палатасында бизнес-очрашу оештырылды, анда Яр Чаллыдан һәм Кама аръягы регионыннан 50 дән артык компания вәкилләре җыелды.

Очрашуда Анапаның эшлекле җәмгыять вәкилләре үз компанияләре һәм хезмәтләре белән таныштырды. Алар үз компанияләре турында видеоролик тәкъдим итте. Очрашудан соң кунаклар КАМАЗ автомобиль заводына юл тоттылар.

Татарстаннан Анапага җавап визиты белән бару көз көненә билгеләнгән. Анда 1-3 октябрь көннәрендә Россия эшмәкәрләре Форумы узачак.

Сишәмбе, 26 июнь 2018, 11:25