Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүгенге көндә башкарылган эшләр 90%ны тәшкил итә. Территорияне төзекләндерү, бер тукталыш павильоны урнаштыру һәм яктырту эшләре генә калды. Бу хакта транспорт һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов хәбәр итте.

Контрактның суммасы 77 млн сум. Ремонт эшләре кысаларында юл катламы алыштырылган, урам буенча койма, бордюрлар урнаштырылган, тукталыш павильоннары яңартылган. Биредә эшләрне 8 октябрьдә төгәлләү планлаштырыла.

“Җәяүлеләр юлы һәм аеру полосаларына борылышлар, киртәләр ясау үз нәтиҗәләрен бирде. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәрендә юл һәлакәтләренең 30%ка кимүе күзәтелде. Әлеге чаралар шәһәр урамнарында үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр”, – дип билгеләп үтте ул.

Һади Такташ урамында ремонт «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Пәнҗешәмбе, 20 сентябрь 2018, 08:08