Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

12-13 октябрь көннәрендә Яр Чаллыда «Нур» яшьләр үзәге һәм «Росинка» сәламәтләндерү үзәге базасында «Студентлар активы - 2018 шәһәр форумы» чарасы узачак. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының түбән курсларында белем алучы 80 студент катнашачак.

Программада шәһәр студентлар советының тарихы һәм презентациясе, студентлар үзидарәсе юнәлешләре буенча мастер-класслар, «Леруа мерлен» компаниясеннән квест-уеннар һәм башкалар оештырыла. Форум кысаларында югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары советының күчмә утырышы узачак.

Анда катнашучылар шәһәр студентлар советында киләчәктә гамәлгә ашыру өчен социаль әһәмияткә ия проектлар әзерләүдә катнаша алачак. Моннан тыш, катнашучылар «Татпроф» АҖ генераль директоры Сергей Рачков, ТР Студентлар лигасының яңа президенты Руфат Кыямов һәм башка рәсми затлар белән очрашачак.

Пәнҗешәмбе, 4 октябрь 2018, 10:23