Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен үткәрелеп килүче «Теләк чыршысы-2018» хәйрия акциясе башланды. 10-23 декабрьдә мәгариф оешмаларында, «КАМАЗ» ААҖ предприятиеләрендә, мәктәпләрдә, шулай ук «Нур»  яшьләр үзәгендә бүләкләр җыю дәвам итәчәк. Параллель рәвештә Кама балалар медицина үзәге балалары өчен бәйрәм программасы әзерләнә, анда бүләкләр тапшыру булачак. 27 декабрь көнне Кыш Бабай һәм Кар кызы палаталар буйлап узачаклар һәм бәйрәм чараларына бару мөмкинлеге булмаган кешеләргә бүләкләр тапшырачаклар. Шул ук көнне кич белән әлеге программа белән өйләрендә «муковисцидоз» диагнозы куелган балалар да бүләкләр алачак.

«Теләкләр чыршысы» акциясе инде 15 ел дәвамында үткәрелә. Узган ел 300гә якын бүләк җыелган иде.

Җомга, 14 декабрь 2018, 17:03