Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, «Шәһәр студентлар советы» һәм «Яшь галимнәр» активистлары Россия Конституциясе көне уңаеннан РФ флагының өч төсен үзенә сыйдырган тасмалар тараттылар. Акциядә катнашучылар чаллылыларга Конституциянең төп закон һәм тормыш коруның гаранты, илнең уңышлы яшәеше булуы турында сөйләделәр.

РФ Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә озак тыңлаулар һәм бөтенхалык тавыш бирү юлы белән фикер алышулардан соң кабул ителде. Бу Россия дәүләтчелеген ныгытуда җитди адым булды, гражданлык һәм икътисадый ирекләрне тәэмин итте. Илнең төп документының мөһим бурычы – хокукый, демократик дәүләт булдыру. Бу безнең илдә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Быел РФ Конституциясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

Чәршәмбе, 12 декабрь 2018, 15:03