Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казанда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чаллы кызы Диана Григорьева «Перспектива» номинациясе буенча республика конкурсында җиңүче булды. Ул конкурска программа нигезендә даруханә оешмаларының мәгълүмат системасын камилләштерү проектын тәкъдим итте. Проектның гамәли кыйммәте шунда, аны предприятие белән комплекслы идарә итүне автоматлаштыру өчен кулланырга мөмкин.

Радик Шәрипов «Цифрлы икътисад» номинациясендә җиңү яулады. Ул «Автомобиль юллары төзелешен оптимальләштерү системасы» проектын тәкъдим итте.

Дүшәмбе, 17 декабрь 2018, 08:00