Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Иң яхшы халык дружинасы» һәм «Иң яхшы халык дружиннигы»конкурсына йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров катнашты.

Хәзерге вакытта Чаллы полиция хезмәткәрләренә шәһәр территориясендә җәмәгать тәртибен саклауда 1868 кешедән торган 143 халык дружинасы булышлык күрсәтә.

"Иң яхшы халык дружинасы” конкурсында беренче урынны «Татпроф» акционерлык җәмгыятенә бирделәр, икенче урынга «Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре лаек булды. Өченче урын «Татэнерго» АҖ Чаллы ТЭЦ филиалына бирелде.

"Иң яхшы халык дружиннигы» конкурсында “Татэнерго” АҖ филиалы электростанцияләренең автоматикасына һәм үлчәү чараларына хезмәт күрсәтү буенча электр слесаре Евгений Евдокимов җиңүче булды. Икенче урынны төньяк-көнчыгыш районы ХБК суүткәргеч-канализация челтәрләрен ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча «Челныводоканал» ҖЧҖ участогы мастеры алды. Өченче урында – «Челныстройремонт» ҖЧҖ эчке санитар-техник системаларны һәм җылыту монтажнигы Билсур Фалахеев.

Халык дружинасы җәмәгать тәртибен саклауда актив катнаша, шәһәр чараларында – Яңа ел, 1 Май, 9 Май, Сабантуй, Яшьләр көне, шәһәр ярминкәләре җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнаша. Дружинниклар торак массивларга патрульлек итәләр, җинаятьләрне ачуда, административ хокук бозулар кылган затларны тоткарлаганда ярдәм итәләр. Быел Чаллыда дружинниклар ярдәмендә 72 җинаять ачылган.

Җомга, 14 декабрь 2018, 15:09