Мы в социальных сетях

 "OpenCity" бизнес-отелендә "Социаль ярминкә-2018" республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлекчәсе "Әти-әниләргә ял бүләк ит" проекты белән ярминкәдә катнашты. Проектның максаты – Яр Чаллы шәһәрендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Туган як тарихы» факультетында өченче буын университеты каршындагы беренче махсуслаштырылган туристлык клубы булдыру. Проект презентациясен Россия пенсионерлар советы рәисе урынбасары Лариса Умеркаева тәкъдим итте. Ярминкә нәтиҗәләре буенча "Әти-әниләргә ял бүләк ит" проекты бизнесның дүрт вәкиленнән, проектның потенциаль хәйриячесеннән, алга таба социаль файдалы партнерлык өчен һәм башлангыч инвестицияләр сыйфатында 35 мең сумлык ярдәм алды.

2018 ел нәтиҗәләре буенча «Өченче буын университеты» проекты белән РПСның Чаллы бүлеге рәисе Эдуард Фәттахов «Яр Чаллы шәһәре территориясендә тормышка ашырыла торган иң яхшы социаль әһәмиятле проект» номинациясендә 1 урын яулады һәм 50 мең сум бүләккә ия булды.

Җомга, 14 декабрь 2018, 16:55