Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «III буын университеты» программасы кысаларында пенсионерлар өчен компьютер белемен өйрәнү курслары тәмамланды.

Пенсионерлар өчен Word текст редакторын өйрәнү, интернетта эшләү буенча махсус программа эшләнгән иде. Пенсионерларны дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәтү - курслар оештыручыларның төп бурычларының берсе.

Укыту программасы 38 дәрескә исәпләнгән. Тыңлаучылар атнага ике тапкыр белем алдылар. Уку ахырында һәр тыңлаучы тест тапшырды.

2018 елда «Нур» яшьләр үзәгенең компьютер сыйныфында 14әр кешедән торган 8 төркем белем алды. Гомуми саны - 112 кеше.

Сишәмбе, 18 декабрь 2018, 11:36