Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 23 нче декабрьнең 18:00 сәгатеннән 24 декабрьнең 18:00 сәгатенә кадәр Яр Чаллыда синоптиклар мәгълүматлары буенча болытлы һава көтелә. Төнлә бераз кар. Иртән һәм көндез буран. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метрга кадәр, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -12..-15 градуска кадәр. Иртән һәм көндез максималь температура -5..- 10 градус. Синоптиклар кар көртләре турында кисәтә.

Якшәмбе, 23 декабрь 2018, 15:39