Мы в социальных сетях

Автозавод районының Боровецкий бульварында «Раштуа йолдызын эзләгәндә» дигән бәйрәм чарасы узды. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты, 3 нче балалар хореография мәктәбендә шөгыльләнүчеләр фольклор йолалар белән чыгыш ясады.

Балалар өчен «Яшүсмер» яшүсмерләр клубы педагоглары тарафыннан тәкъдим ителгән «Яңа ел уеннары» уен мәйданчыклары оештырылды. Яшь чаллылылар ата-аналар белән бергә боз сөңгеләре, чаналар һәм кәшәкәләр белән эш итә белүдә көч сынашты. Барлык катнашучылар да яраткан мультипликацион геройлар белән фотога төшә алды.

Сишәмбе, 8 гыйнвар 2019, 08:50