Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Кәлимулла Мостафа улы Гайсин– Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Кәлимулла Мостафа улы ТАССРның Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылында алты бала тәрбияләнгән күп балалы гаиләдә туа. Татар мәктәбендә дүрт сыйныф тәмамлый. Соңрак гаилә Украинага күченеп китә. Сугыш вакытында әнисе белән өч баланынемецлар алып китә, ә әтисе кызы белән тылда кала. Калимулла бертуганыбелән тоз заводында эшләп, тамак туйдырырлык аз-маз акча юнәлтәләр. Кәлимулла Гайсинныңзур хезмәт стажы бар. Ворошилов (Луган) өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә яшәгән вакытта шахтада да эшли ул. 1955 елда өйләнә. Хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта аның өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар. 1976 елдан бирле Яр Чаллыда яши. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов котлады.

Җомга, 11 гыйнвар 2019, 08:07