Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Татарстанда һава торышы начараю турында кисәтә. Синоптиклар фаразына караганда, 12 нче гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, бозлавык, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитүе ихтимал.

Җил көньяктан,көньяк-көнчыгышка үзгәрүчән секундына 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Төнлә минималь һава температурасы -10..-15 градус, аязган вакытта -19градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы -3..-8 градус. Һава торышы начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ашыгыч хезмәтләр телефоннары турында искә төшерә: 112,101.

Җомга, 11 гыйнвар 2019, 14:00