Мы в социальных сетях

19 гыйнварда Яр Чаллы православие динен тотучылар төп христиан бәйрәмнәренең берсе – Крещение Господнены билгеләп үтәчәкләр. Традиция буенча, Крещениега Чаллы халкы да, үз рухын сафландырырга теләүчеләр дә җыелачак.

"Изге Серафим Саровский" мәхәлләсендә 10:30 сәгатьтә Мәләкәс елгасы борылышына су изгеләндерелә башлый.

"Свенто-Вознесение Архиерейское подворье» мәхәлләсендә 01:30дан 02:15 кә кадәр Боровецк чишмәсендә суны изгеләндерү һәм Крестный йөреш узачак.  03:00да Чулман проспекты буенча Свято-Вознесенск архиерей ишегалдыннан «Автостанция» тукталышына кадәр автобус йөриячәк.

«Георгий Победоносец» православие дини оешмасы Яңа шәһәр яр буенда Крестный йөреш оештыра һәм яр буе автостоянкасы каршындагы Чишмәдә 10:45тән 12:15кә кадәр су изгеләндерү күздә тотыла.

Җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне полиция хезмәткәрләре, ГИМС һәм коткаручылар башкарачак.

Җомга, 18 гыйнвар 2019, 17:01