Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы беренче укылышта "Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында" Федераль законга үзгәрешләр кертте. Закон проекты белән «Паллиатив медицина ярдәме» төшенчәсе аныклана һәм амбулатор шартларда, өйдә аны күрсәтү тәртибе, шулай ук дәваланмый торган авыруларга социаль хезмәт күрсәтү тәртибе билгеләнә. Закон проекты Россия президенты Владимир Путин кушуы буенча аның волонтерлык оешмалары белән очрашуы нәтиҗәләре буенча эшләнде.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Документ берничә миллион Россия кешесенә – дәваланмый торган авыруларга һәм аларның гаиләләренә кагылачак. Закон проекты белән без «паллиатив ярдәм» төшенчәсен киңәйтәбез, аңа медицина катнашыннан һәм тәрбиясеннән тыш, психологик ярдәмен дә кертәбез. Кешеләр авыру белән үзләре генә көрәшергә тиеш түгел. Бу аеруча мөһим, мондый ярдәмне хастаханәдә генә түгел, өйдә дә, көндезге стационар кысаларында да алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Пациентның авыртуны, шул исәптән наркотик һәм психотроп препаратлар белән авыруны җиңеләйтү хокукы беркетелә».

Закон проекты белән медицина катнашыннан тыш, психологик характердагы чараларны һәм авыру гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында тормышка ашырыла торган һәм авыртудан азат итүгә, авыруның башка авыр күренешләрен җиңеләйтүгә һәм организм функцияләрен яклауга юнәлтелгән чараларны үз эченә алган чаралар комплексы буларак «паллиатив медицина ярдәме» төшенчәсен билгеләү кертелә.

Чәршәмбе, 16 гыйнвар 2019, 16:32