Мы в социальных сетях

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе хәбәр иткәнчә, Яр Чаллыда файдаланылган лампаларны, градусникларны, батарейкаларны кабул итү өчен 49 контейнер бар. Алар саргылт төстә, ячейкалары бар, анда элек кулланышта булган материалларны калдырырга мөмкин.

Файдаланылган терекөмешле лампаларны, градусникларны, батарейкаларны җыю өчен кайбер контейнерлар идарәче компанияләрнең офислары эчендә (детальләр картадагы ноктага басканда күрсәтелгән), ә башкалары офисларга/биналарга/кибетләргә керү юлына урнашкан.


Чәршәмбе, 23 гыйнвар 2019, 08:34