Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда «Ел студенты – 2018» Республика конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чараны шәһәр мэры Наил Мәһдиев ачты. «Конкурс 2004 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен укуда һәм студент тормышында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтылган талантлы, акыллы, максатчан яшьләрне ачыклый. Шәһәр җитәкчелеге, республиканың барлык дәрәҗәдәге депутатлары өчен яшьләрнең үз-үзләрен үстерү өстендә эшләүләре мөһим. Безнең шәһәрдә моның өчен уникаль мөмкинлекләр тудырылган, кече бизнес булсынмы ул, дөньякүләм танылган предприятиеләр булсынмы. «КАМАЗ» гына да профессиональ һәм шәхси планда зур уңышларга ирешергә мөмкин булган, дөньядагы иң эре ун компания исемлегенә керә. Чаллы безнең илдә беренче булып алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алды», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. 

Финалга 14 номинациядә 33 студент чыкты. «Ел студенты-2018» шәһәр конкурсы Гран – приен педагогия көллияте студенты Алия Сәмигуллина яулады. Җиңүче РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинадан 33 мең сум күләмендә исемле стипендиягә лаек булды.

«Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә Денис Идрисов җиңүче булды (А.Н. Туполев исемендәге КАИның Яр Чаллы филиалы). «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә – Анастасия Быкова (В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы). «Ел спортчысы» номинациясендә Екатерина Левашова (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты) җиңү яулады; «Ел журналисты» номинациясендә - Дмитрий Колесников (КФУның Яр Чаллы филиалы); «Ел интеллекты» номинациясендә - Рушания Вәлиева (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты); «Ел волонтеры» номинациясендә - Диана Мусина (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты); «Студентлар иҗтимагый оешмасы» номинациясендә – Яр Чаллы сәүдә-технология институты студентлар советы һәм «Ел студенты проекты» номинациясендә - «Яхшылык бүләк ит» волонтерлык проекты (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты) җиңеп чыкты.

Шулай ук жюри әгъзалары карары белән «Елның студентлар хезмәт отряды», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы», «Елның чит ил студенты», «Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары» номинацияләрендә махсус бүләкләр тапшырылды.

Сишәмбе, 22 гыйнвар 2019, 08:27