Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлау дәвам итә.  Гомуми мәйданы якынча 31 мең кв.метр булган дәвалау учреждениесен реконструкцияләү берничә этапта уздырылачак. Беренче чиратта, бу респиратор вирус инфекцияләре белән бәйле диагностика һәм балалар бүлеге, реанимация бүлегенә кагыла. Соңгысында, хастаханәнең баш табибы Ришат Ногманов сүзләренә караганда, биштән тугыз ятакка кадәр урыннар артачак. Реанимация бүлеге йогышлы авырулар хастаханәсенең үзәге булачак. Янәшәдә генә кабул итү-диагностика бүлеге һәм лаборатория урнашачак, оператив мәгълүмат шунда киләчәк. 

Яңа җиһазлардан тыш, һәр палатада пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Яңа җиһазлар (шкаф, баланы биләү өстәле, уенчыклар өчен тартма, өлкәннәр һәм балалар өчен кровать) булачак, интерьер яңартылачак, көнкүреш техникасы: телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич, кондиционер урнаштырылачак.

Йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонтның 2018 елның маенда башлануын да билгеләп үтәргә кирәк. Аны капиталь ремонтлауның бәясе бер миллиард сумнан артыкны тәшкил итәчәк.

Капиталь ремонттан соң Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе ничек булачак:

К – керү урыны, күзү тору пункты;

Ж -  автомобильләр өчен гараж;

ПДО - кабул итү-диагностика бүлеге (төзеләчәк);

Санитар транспортны СПСТ - санитар эшкәртү бүлеге (төзеләчәк);

Ремонтланырга тиешле А, Б, В1, В2, Г, Д - корпуслар блоклары;

А, Г -дәвалау корпуслары;

Д - административ корпус;

Хәзер В2 блогы ремонтлана, аннары В1 һәм Б блокларын ремонтлау эшенә керешәчәкләр.

Җомга, 25 гыйнвар 2019, 11:55