Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елның 1 февраленнән «Яңа Гасыр» телеканалында тест режимында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән милли телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм мәгарифне саклау максатыннан оештырылган «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы эшли башлады.

2018 елның 12 ноябрендә Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе даими телеэфирга старт бирде (телевидениегә лицензия 2018 елның 25 октябрендә алынган иде). Шул ук көнне shayantv.ru сайты эшли башлады һәм ул каналның контенты Россиянеке генә түгел, чит ил тамашачылары өчен дә ачык (телеканал трансляциясен «Таттелеком» ҖАҖ , shayantv.ru сайты  һәм Казанда мультиплексы цифрлы форматы башкара).

"ШАЯН ТВ" татар телендә, аның аудиториясе – 0-15 яшьлек балалар. Телеканал программасында 17 дән артык оригиналь танып-белү, белем бирү һәм үстерү программалары тәкъдим ителгән. Алар арасында уен тамашалары һәм викториналар, мультфильмнар, шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән фәнни-популяр һәм документаль программалар бар. Тапшырулар нигезен үз җитештерүе программалары (тәүлегенә 1 сәгать 30 мин.) һәм сатып алу контенты (тәүлегенә 4 сәгать 20 мин.) белән кабатланган 6 сәгатьлек блок тәшкил итә. Балалар блогының барлык тапшыруларын канал геройлары образында алып баручылар Шаян  исемле кызыксынучан малай, Биби исемле кыз, Мияу исемле песи һәм Маэмай электрон уенчык бәйли.

Аудиториянең яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, программаның киләсе яшь категориясе бүлеп бирелгән.

0-7 яшьлек балалар өчен танып-белү эшчәнлегенә юнәлдерелгән тапшырулар әзерләнгән, әйләнә - тирә дөнья белән танышучылар өчен : «Бергә өйрәнүче» - уен формасында татар теленә өйрәтүче программа, «Кичке әкият» балаларны дөньяның иң яхшы әкиятләре белән таныштыра. Тапшырулар челтәрендә шулай ук танып-белү-күңел ачу мультфильмнарына да зур игътибар бирелде.

7-11 яшьлек балаларга акыл эшчәнлеге һәм логик фикерләү үсешенә ярдәм итә торган "Акыл-батл" интеллектуаль уены исәпләнгән. "Җырлы SELFIE" программасының максаты-гаджетлар ярдәмендә популяр татар җырларын өйрәнү. Челтәрдә шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән фәнни-популяр мультипликацион сериаллар да бар.

11 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен «Уймак» телевизион уены каралган. Физик әзерлектән тыш, анда балаларның эрудициялеге һәм зирәклеге тикшерелә. «Шома бас» программасының һәр чыгарылышы яшь тамашачыларны халык, стильләнгән һәм эстрада биюләрен башкаручы бию коллективлары белән таныштыра.

Сишәмбе, 5 февраль 2019, 14:18