Мы в социальных сетях

Бүген шәһәрдә яңа шугалак ачылды. Ул Ипподром территориясендә урнашкан. Узган ялларда Чаллыда "Салават Кубогы"на узышлар булды, анда Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов бозның сыйфатын югары бәяләде. Ул вакытта шәһәр ипподромында шугалак оештыру идеясе туа. Хәзер чаллылыларга 28 мең кв метр боздан файдалану мөмкинлеге бар. Ул 10:00нан 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.Бозга үз тимераякларың белән килү сорала, керү бушлай.

Тантаналы ачылышта Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов: "Үзегез күрәсез, беренче көнне үк биредә кешеләр бар, киләләр, шуалар. Киләсе елга шугалакны көздән үк  әзерли башларбыз дип уйлыйм. Кешеләр килеп, кыш буе шусыннар". Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген ачылу хөрмәтенә шугалакта күңел ачу чаралары - атларда һәм пониларда йөрү, конкурслар узды. Катнашучылар призлар алды.

Шимбә, 23 февраль 2019, 12:49