Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елда Яр Чаллы бюджеты керемнәре 9 млрд 484 млн сум тәшкил иткән. 2017 елга үсеш темпы 103,8%. Керемнәр структурасында үз керемнәре 52,3% тәшкил иткән, бюджетара трансфертлар - 47,7%. 2018 елда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча планлы билгеләнүләр 109%ка үтәлгән.

Бу хакта бүген "эшлекле дүшәмбе" вакытында Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр бюджетының салым керемнәренең төп өлеше булып физик затлар кеременә салым тора. Физик затлар кеременә салым бюджетка 2 млрд 344 млн сум күләмендә керде. Салым буенча план күрсәткечләре 109,5%ка үтәлгән. 2017 елга салым 8%ка арткан. Республиканың консолидацияләнгән бюджетына керемнәр узган ел дәрәҗәсеннән 1,6 млрд сумга яки 12% ка артып китә.

Дүшәмбе, 4 март 2019, 08:59