Мы в социальных сетях

«Россия Студентлар отрядлары» яшьләр оешмасы вәкилләре Яр Чаллының «ТИСБИ» Идарә университетында чыгыш ясады.

"Студентлар төзелеше бүген дә бар. Нәкъ менә сез «Көнчыгыш» космодромын төзүдә катнашып, тарихка кереп кала аласыз”, – дип игълан итте «ТИСБИ» студентларына Яр Чаллы студентлар отрядлары штабы комиссары Василий Иванов.

Чарада катнашучылар алдында шулай ук «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы вәкилләре Инна Родионова һәм Алия Адиева чыгыш ясады. Алар проводниклар, вожатыйлар, төзүчеләр отрядларында эшләү турында сөйләделәр. «ТИСБИ» филиалы студентлары эшкә урнашу мөмкинлеге турында белделәр. Аларның күбесе зур команданың бер өлеше булырга, акча эшләргә, яңа дуслар табарга теләк белдерде.

Дүшәмбе, 18 март 2019, 16:26