Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр территориясендә җыештыру һәм төзекләндерү эшләре башланды.

Бүген, 6 апрельдә, район штаблары җитәкчелегендә өмә оештырылды. Эшләрнең төп төрләре-карны чистарту, йорт яны территорияләрен кардан, боздан һәм чүп-чардан арындыру, агач һәм куаклар кисү, чүп-чар һәм үсемлек калдыкларын чыгару, газоннарны рәткә китерү, киртәләрне, эскәмияләрне, балалар мәйданчыкларын ремонтлау.

Көн дәвамында катнашучылар 140 гектар территорияне чистарттылар, 500 куб.метрдан артык чүп чыгарылды, 78 берәмлек техника җәлеп ителде. Шулай ук кар чистарту, агач һәм куаклар кисү, пычрак грунттан юлларны чистарту буенча эшләр башкарылды.

Өмәдә 300 оешмадан 4570 кеше катнашты: идарәче компанияләр, 80 мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар.

Үзәк һәм Комсомол районнары администрацияләре тарафыннан үз карамагындагы территорияләрне чистарту буенча 3 апрельдә өмә оештырылды, анда 127 оешмадан 2300 кеше катнашты. 

30 гектардан артык территория чүп-чардан арындырылды, кар чыгарылды һәм ташлы грунттан юлларны чистартылды.

5 апрель көнне ПЖДТ-сервисның актив яшьләре яр буе паркына тирә-юньне җыештыруга чыкты. Алар тарафыннан 70 капчык чүп-чар җыелды, чүпне чыгаруны «Горзеленхоз» ААҖ оештырды.

Шимбә, 6 апрель 2019, 13:30