Мы в социальных сетях

Бүгенге көндә Яр Чаллыда КФҮнең 3 филиалы эшли, кабул итү тәрәзәләренең гомуми саны – 108. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми саны - 160.   «Минем документлар» офисларына түбәндәге хезмәтләр белән мөрәҗәгать итәргә була: Росреестр; ЭЭМ (шул исәптән миграция бүлекчәсе линиясе буенча); ЮХИДИ (машина йөртү таныклыкларын алмаштыру); салым хезмәте (ЮЛ һәм ИП дәүләт теркәве, реестрлардан өземтәләр); Росимущество; Роспотребнадзор; Пенсия фонды (СНИЛС рәсмиләштерү, пенсия күләме турында белешмәләр, иминләштерелгән затларга мәҗбүри пенсия иминияте системасында шәхси исәпләренең торышы турында белешмәләр бирү); Социаль иминият фонды; Суд приставларының федераль хезмәте; эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация; ЗАГС органнары (никахны өзүгә гариза бирү, туу турында таныклык, үлем турында таныклык һ. б.); БТИ; архитектура, архив өлкәсендә һ. б.

Чаллылылар арасында Росреестр, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия фонды, Салым хезмәте, Башкарма комитет хезмәтләре иң популяр булып кала. 

«Минем документлар» офисларында дәүләт хезмәтеннән тыш муниципаль хезмәтләр күрсәтелә (барлыгы 67 төр).

2019 ел башыннан КФҮ яңа хезмәтләр күрсәтә башлады.

Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 09:49