Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ГАГАРИН Арт-кафесында «Барлык чикләр дә гаҗәеп» шәһәр конкурсы узды. Өченче ел рәттән шәһәрнең Үзәк районы мәктәпләре укучылары һәм 14 яшьтән 17 яшькәчә яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр конкурста үзләренең хыяллары барлыгын исбатлыйлар, аны тормышка ашыру юлларын тәкъдим итәләр. 

Конкурс программасында катнашучылар психология, медицина, сәламәт яшәү рәвеше, матурлык, тавыш дизайны өлкәсендә үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс Үзәк районы администрациясе каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ярдәмендә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында «Синең сайлау» дигән асоциаль тәртипне профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында узды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – Хәсәнова Айсылу ("Буревстник" яшьләр-яшүсмерләр клубы);

1 урын – Кучинская Лолита ("Бригантина" яшьләр-яшүсмерләр клубы);

2 урын – Мещерякова Дарья (58нче мәктәп);

3 урын – Бобоназарова Алена (58нче мәктәп).

Җомга, 12 апрель 2019, 15:07