Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Татар малае - 2019" һәм "Татар кызы-2019" конкурсларына йомгак ясалды. Конкурслар яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләренә, Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Аларда 120 балалар бакчасыннан 121 бала катнашты. Биш малай һәм 5 кыз җиңүче булды. Алар – 1, 2, 26, 42, 58, 82, 94, 98, 114, 119 балалар бакчаларыннан.

«Татар малае - 2019» һәм «Татар кызы-2019» конкурслары татар телендә үткәрелде. Финал шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның театр залында шоу-программа рәвешендә узды. Быел конкурслар Россиядә Театр елына багышлана. Балалар чыгышының темасы «Театр яктылыкка, нурга илтә...», театр сәнгате турында театральләшкән спектакльләрдән өзекләр кертеп сөйләделәр. Жюри әгъзалары балаларның туган телен һәм конкурс номерларын әзерләү дәрәҗәсен югары бәяләделәр. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча 58нче балалар бакчасы шәкерте Әмирхан Йосыпов  «Татар малае - 2019» мактаулы исеменә лаек булды. «Татар кызы - 2019» титулын 119нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Руфинә Хәйретдинова яулады. Барлык финалистларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 16:48