Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Haier заводы конвейерыннан 500 меңенче суыткыч төште. Җиһазларны символик рәвештә чыгару автокалада Кытай компаниясе эшчәнлегенең өч еллыгына багышланган. Тантаналы чарада шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова һәм Эльдар Тимергалиев катнашты. Кытай компаниясен Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова, «Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа һәм «Хайер Фридж Рус» компаниясе генераль директоры Ван Шоужун тәкъдим итте.

Чараның тантаналы өлеше алдыннан кунакларга көнкүреш техникасы җитештерелә торган мәйданчык буйлап экскурсия оештырдылар.

Бәйрәм чарасында шулай ук компаниянең партнерлары да катнашты. Бу Haier сәнәгать паркы өчен кирәкле комплектлау һәм детальләр белән тәэмин итүчеләр. Мәртәбәле кунаклар арасында «Кама Сталь» генераль директоры, Кытай ягыннан тәэмин итүчеләр вәкиле Чхай Юйгуй, «СП Деталь» генераль директоры, Россия ягыннан тәэмин итүчеләр вәкиле Павел Санин бар иде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм шәһәр Советы депутатлары исеменнән предприятие җитәкчелеге һәм коллективын Флера Андреева котлады: «Вакыт ничек тиз уза. Әле кайчан гына суыткычлар җитештерү буенча югары технологияле, яңа завод төзү турында Карар кабул ителгән иде. Бүген без Чаллы Җирендә җитештерелгән 500 меңенче суыткычны каршы алабыз. Бу көнне без ил, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, шәхсән Рөстәм Миңнехановка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Көндәшлек зур булуга карамастан, Яр Чаллы сайланды. Без компаниягә хезмәт хакы һәм 700дән артык чаллылы өчен бирелә торган лаеклы социаль пакет өчен рәхмәт белдерәбез. Әлеге дөнья компаниясе белән киләчәккә җитди планнарыбыз бар», - диде ул.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова билгеләп үткәнчә, Haier компаниясе, 2016 елның 16 маенда бу статус алгач, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең беренче резиденты булды: «Без бергә зур көчкә ия. Бергәләп шундый завод, һәм индустриаль парк төзи алабыз. Шәһәрдә булдырылган көндәшлекле мохит өчен компаниягә рәхмәт әйтәсем килә. Бу идарә, җитештерү өчен дә, яңа технологияләр, шул исәптән корпоратив этика өчен дә мохит».

Кытай компаниясе җитәкчелеге күрсәтелгән ярдәм өчен ил җитәкчелегенә, республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Өч ел эчендә безнең җитештерү һәм сату күләме өч тапкырга артты. Эшләтеп җибәргәннән соң беренче 8 ай эчендә 70 мең данәгә. Инде 210 меңгә кадәр үстек. Быел без елына 300 меңгә якын җиһаз җитештерәчәкбез. Haier Россиядә эре көнкүреш техникасы сату базарында өченче урында тора. Бу компаниянең Россиядә беренче инвестицион проекты. Бу безнең уртак җиңү. Сату һәм җитештерү командасының үзара хезмәттәшлеге, республика хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе, тәэмин итүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе», - диде Сунь Чжэньхуа.

Хәзерге вакытта суыткыч җиһазларын ясаучы завод җитештерү куәтләрен арттыра. Күптән түгел ул модель рәтен яңартты, 70 сантиметрлы суыткыч җитештерә башлады. Агымдагы елның өченче кварталында Кытай җитештерүчеләре кер юу машиналары заводын ачачак.

Бәйрәм чарасы дәрәҗәле кунаклар тарафыннан өрәңге агачы утырту белән тәмамланды.

Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 17:01