Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Егоровна Волковага 90 яшь тулды. Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов та кушылды.

Бөек Ватан сугышы елларында Мария Егоровна Запорожск өлкәсенең Розовка Бистәсе совхозында эшли. Сугыштан соң Манзовка бистәсенә Приморский краена күчә, анда ДЭПОда эшли. 1952-1956 елларда Мария Егоровна Иркутск шәһәренең балалар бакчасында хуҗалык мөдире була. 1956 елда ул – Магнитогорск шәһәренең автомобиль җыю заводында эшли. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы тимер юл хуҗалыгында вагоннарны кабул итүче булып эшли. Мария Егоровнаның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Юбиляр «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 20 май 2019, 16:52