Якшәмбе, 26 май 2024 / рус тат / обычная версия

КФУның Яр Чаллы институты студентлары Россия яшьләр берлегенең Татарстан Республикасы делегациясе составында узган XXVII Бөтенроссия «Россия Студентлар язы» фестивалендә катнашты.

Музыкаль юнәлештә Республика исеменнән Айрат Хисмәтов чыгыш ясады. Affection автор җыры өчен хөкемдарлар аңа 1 урын бирде.

«Журналистика» юнәлешендә Булат Вәлиев һәм Елизавета Евдокимова үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестивальнең гомуми зачет нәтиҗәләре буенча иң иҗади регион дип Татарстан Республикасы танылды һәм фестивальнең гран-приен алды.

Өч интенсив конкурс көне эчендә катнашучылар 133 сәгать музыка, бию, театраль һәм оригиналь жанрларда чыгышлар, төбәк программалары, шулай ук «Журналистика» һәм «Видео» юнәлешләре буенча эшләр тәкъдим иттеләр. Конкурс күрсәтмәләре бер үк вакытта җиде юнәлештә фестивальнең алты мәйданчыгында узды. Конкурсантларга 40 эксперт – танылган режиссерлар, актерлар, музыкантлар, биючеләр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре бәя бирде. Жюри әгъзаларына иртәдән кичкә кадәр узган 1000нән артык конкурс эшләрен һәм чыгышларын бәяләп кенә калмыйча, кичке остаханәләрдә һәм иҗади очрашуларда үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән дә уртаклашырга туры килде. 2019 елда фестивальнең оештыручылары булып Пермь крае Хөкүмәте һәм «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.


Дүшәмбе, 20 май 2019, 17:55