Мы в социальных сетях

 Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркында ел саен сәләтле укучыларны фәнни-техник иҗатка җәлеп итү һәм инновацион проектларны тормышка ашыру максатында үткәрелә торган «Кванториада - 2019» Республика фәнни-техник иҗат конкурсы узды. Конкурс өченче тапкыр үткәрелә, ел саен проектта катнашучыларның географиясе дә, проектларны яклау өчен тәкъдим ителгән проектлар саны да арта бара. Быел Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Кече Шилнә, Сосновый Бор поселогы мәктәпләреннән 100дән артык гариза алынган.

Балалар якларга алып килгән проектлар, жюри әгъзаларын таң калдырды. Конкурс эшләре нәтиҗәләре буенча жюри 19 иң яхшы эшләнгән проектка өстенлек бирде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Сишәмбе, 21 май 2019, 10:46