Мы в социальных сетях

25 майда "КАМАЗ" мәдәният сараенда эшче яшьләр лигасы бишенче юбилей сезонының чирек финалы узачак. Анда эшләүче яшьләрнең тугыз командасы шаяннар һәм тапкырлар клубында  катнашачак: « Кечкенә булмаган заводлар җыелма командасы» (ПРЗ, ЗД, АВЗ, «КАМАЗ» ААҖ, «ЧВК» ҖЧҖ, «СП Деталь» ҖЧҖ, «Гамбринус-авто» ҖЧҖ, «ЦОБ» ҖЧҖ), «Без паники» («ДОМКОР»), «Коктейль» -(«Чаллы - Бройлеры»), «Папаши» - («ЦФ КАМА»), «Мои красавицы» ҖАҖ («КАМАЗ» ААҖнең кою заводы»«ХАРД – КОР җыелма командасы», «Мы из центра»  («КАМАЗ» ААҖ Яр чаллы җылылык челтәре), «Адреналин» (Сугыш ветераннары госпитале командасы), «RD Ремдизель» ("Ремдизель" АҖ). Командаларга ике конкурс уйнарга кирәк: «сәламләү» һәм «разминка», ә жюри «Иң яхшы мәзәк», "Иң яхшы ир-ат роле" һәм "Иң яхшы хатын-кыз роле" чирек финалы җиңүчеләрен билгеләргә тиеш.

Чәршәмбе, 22 май 2019, 09:51