Мы в социальных сетях

Олимпия резервы спорт мәктәбенең 24 укучысы 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча ТР Беренчелегендә катнашты, 2004-2005 елгы ярышлар Казанда узды. Чаллы спортчылары 37 медаль яулады, шулардан 17 алтын, 11 көмеш, 9 бронза.

2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын Данил Кузнецов (100 м), Юрий Байков (3000м), Азалия Амурская ( өчле сикерү), Елизавета Ермолаева (сөңге ыргыту). 4х100м эстафетасында Данил Кузнецов, Алексей Никитин, Алексей Федоров, Дмитрий Кротовский җиңү яулады. 4х400м эстафетасында Данил Кузнецов, Алексей Никитин, Тимур Полещук, Евгений Иванов алтын медаль алды. 4х400м эстафетасында кызлар арасында Әдилә Мингалеева, Алинә Гарипова, Марина Сәлахова, Марина Рычкова җиңү яулады.

2 урын Данил Кузнецов (200м, 400м), Юрий Байков (1500м), Егор Майер (сөңге ыргыту), Марина Сәлахова (100м, 200м), Камилла Сираева (3000м), Азалия Амурская (озынлыкка сикерү), Елизавета Ермолаева (ядрә ыргыту). 3 урын-Леонид Филиппов, Евгений Иванов, Григорий Сюткин, Иван Рыков (4х100м эстафета), Дмитрий Кротовский (100м), Тимур Полещук (800м), Елизавета Ермолаева (биеклеккә сикерү), Вероника Семянович (чүкеч ыргыту).

2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын – Евгений Акимичев (3000м), 2 урын Алинә Гарипова, София Матвеева, Екатерина Салахова (4х100м эстафета), 3 урын – Иван Рыков (100м, 200м).

Чәршәмбе, 22 май 2019, 15:47