Мы в социальных сетях

Җылылык челтәрләренең гидравлик сынауларының II этабы 10 июньнән 24 июньгә кадәр чорга күчерелә. Бу Тынычлык Проспектында капиталь ремонт башлану белән бәйле. Элегрәк опрессовка 13 июньнән 27 июньгә кадәр барачак дип планлаштырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, кайнар су белән тәэмин итү 7 комплекс объектларында (7/21, 7/23 торак йортларыннан кала); 9 һәм 58 комплекс - тулысынча, 56 комплекста (56/24а-2, 56/24б торак йортлары, 56/07 интернаты, 56/01, 56/02, 56/04, 56/04а уку йортларыннан кала), 59/01 Ишетү сәләтен тернәкләндерү үзәгендэ туктатылып торачак.

Якшәмбе, 26 май 2019, 10:16