Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Кырымда Дәүләт Думасы рәисе каршындагы цифрлы икътисад үсешен законнар белән тәэмин итү советы утырышында катнашты.

«Россия кемнең дә булса технологиясен кулланучы, файдаланучы түгел, ә бу өлкәдә алга киткән ил булырга мөмкин. Хокукый кыр булдырып, без сәнәгатебезгә, уйлап табучыларга, акыллы балаларга илне алга этәрергә мөмкинлек бирә алабыз. Якын арада без 20ләп закон кабул итәргә тиеш булачакбыз, Дәүләт Думасында илне цифрлаштыру проблемалары һәм мәсьәләләре буенча һөнәри фикер алышу мәйданчыгы оештырылган», – дип билгеләп үтте парламентарий.

Чара барышында депутатлар алдынгы дөньякүләм IT-компанияләрнең тәҗрибәсе һәм технологияләре белән таныштылар, шулай ук цифрлы хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттыру, гражданнарның хокукларын һәм шәхси мәгълүматларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Дүшәмбе, 27 май 2019, 09:05