Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда К5 төренең "КАМАЗ" кабиналары каркаслары заводын ачу тантанасы узды. Проект «КАМАЗ»ның стратегик партнеры – DAIMLER фирмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм штампланган детальләр каркасларын җитештерүнең тулы циклы булдыруны, аларны эретеп ябыштыру һәм буяуны күздә тота. Чараның тантаналы өлеше алдыннан кунакларга яңа завод цехлары буйлап экскурсия оештырдылар.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Яңа завод ачылу тантанасында шулай ук Россия Федерациясе президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов катнашты.

«Бүген КАМАЗ тарихында истәлекле вакыйга. Заводның 50 еллыгын менә шундый зур инвестицион проектлар белән каршы алабыз. Әлбәттә, уртак предприятие булмаса, бу проект тормышка ашырылмас иде. Сергей Анатольевич, сез күрсәткән үҗәтлек өчен рәхмәт. Бу мәйданчыкта мин берничә тапкыр булдым, һәрберсендә фикер алыштык, уңышларга шатландык. Зур проект президентыбыз Владимир Владимирович Путин, Россия Федерациясе Хөкүмәте, «Ростех» корпорациясе ярдәме белән тормышка ашырылды. Шәһәр һәм республика һәрвакыт КАМАЗ белән бергә. Шатлыкта да, авыр заманнарда да», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Алман ягыннан тантанада Daimler AG директорлар советы әгъзасы, Daimler AG йөк автомобильләре һәм автобуслары бүлекчәсе башлыгы Мартин Даум, «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» генераль директоры Андреас Дойшле катнашты.

"КАМАЗ" ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин ассызыклаганча, бу-соңгы дистә елда «КАМАЗ» территориясендә төзелгән иң эре объект. Әйтик, каркас кабиналар заводы 70 мең квадрат метрга якын мәйдан били, анда дөньяның иң яхшы техник чишелешләре, 100дән артык робот һәм уникаль технологияләр тупланган.

"К5 автомобильләре җитештерүдә алдынгы, дөньякүләм технологияләрне җәлеп итү-КАМАЗ тарихында, шулай ук мондый зур җитештерү объекты төзелеше кебек, бу компаниянең яңа тарихында беренче тапкыр", – диде Сергей Когогин.

Җитештерүне башлап җибәрү өчен Европаның иң яхшы технологик җиһазлар подрядчылары җәлеп ителгән: Comau фирмасы – эретеп ябыштыру һәм Dürr – буяу линиясе өчен. Дөньяда беренче тапкыр буяу вакытында "юеш килеш" буяу технологиясе кулланылачак, бу исә буяуга агымдагы чыгымнарны киметергә, җиһазлар һәм бинага инвестицияләрне киметергә генә түгел, җитештерүне экологик яктан да ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Завод төзелешенә һәм производствога әзерләнүгә КАМАЗ инвестицияләре якынча 12 млрд сум тәшкил итте, «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» 15 млрд сум акча керткән. Заводның куәте елына 55 мең кабина тәшкил итәр дип көтелә. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллыда яңа буын автомобильләрен серияләп җитештерүне башлап җибәрү-2019 елда Татарстанның төп проектларының берсе.


Дүшәмбе, 27 май 2019, 16:34